1 февральдән кемнәр 76,5 мең сум акча алачак?
Гражданнарның әлеге категорияләре шулай ук чираттан тыш түләүсез медицина ярдәме, рецептлар буенча түләүсез дарулар, җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалар алырга хокуклы
1 февральдән «Герой-ана» мактаулы исеменә лаек булган хатын-кызларга, шулай ук Хезмәт Герое исеменә ия затларга акчалата түләүләр күләме 5,6 прцентка индексацияләнәчәк.
Киләсе түләүдә Хезмәт Геройларына һәм «Герой-ана» исеме булган хатын-кызларга айлык түләү күләме 76,5 мең сум тәшкил итәчәк.
Гражданнарның әлеге категорияләре шулай ук чираттан тыш түләүсез медицина ярдәме, рецептлар буенча түләүсез дарулар, җәмәгать транспортында йөрү өчен ташламалар, шулай ук түләүсез һөнәри белем алу һәм башка ташламалар алырга хокуклы.
«Герой-ана» исеме 10 һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән хатын-кызларга бирелә. Хезмәт Герое исеме дәүләт һәм халык алдындагы аерым хезмәт казанышлары өчен бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев