Суд Шәкүровны 3,5 ел ирегеннән мәхрүм итәргә һәм аны катгый режимлы колониядә тотарга, дип карар кабул иткән
Лениногорск шәһәр суды Чирмешән Дәүләт автоинспекциясенең элеккеге башлыгы Рәмис Шәкүровка хөкем карары чыгарды. Ул ришвәт өчен 3,5 ел колониягә хөкем ителде.
Шәкүров коммерция белән шөгыльләнүчеләрдән 130 мең сум ришвәт алган, моның өчен ул юл-патруль хезмәте постлары аша ришвәт бирүчеләрнең йөк автомобильләренең тоткарлыксыз йөрүен тәэмин итәргә вәгъдә иткән. РФ Җинаять Кодексының 290 маддәсенең 5 өлеше («ришвәт алу») буенча җинаять эше бер ел элек кузгатылган иде.
Суд Шәкүровны 3,5 ел ирегеннән мәхрүм итәргә һәм аны катгый режимлы колониядә тотарга, дип карар кабул иткән. Шулай ук ул дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә 4 елга вазыйфа биләү хокукыннан мәхрүм ителгән.
40 яшьлек капитан Шәкүров юл куркынычсызлыгы хезмәтендә 2009 елдан. Ул шушы районының Черный Ключ авылында туган, Әлмәт физкультура техникумын һәм читтән торып Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлаган булган.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев