Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

2025 елда пенсиянең минималь күләме күпме була?

Минималь пенсия Россиядә пенсионерлар өчен билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк була алмый.

Ә 2025 елда ул 15 250 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб. Бу хакта «Шәһри Казан» хәбәр итә.

Әгәр гражданинның социаль пенсиясе яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, аңа һичшиксез шул дәрәҗәгә кадәр өстәп түләнәчәк, ди депутат.

Парламентарий шулай ук һәр субъектта үзенең яшәү минимумы билгеләнүе турында әйтә, ул федераль дәрәҗәдән югарырак та, түбәнрәк тә булырга мөмкин. Әгәр дә ул төбәктә түбәнрәк булса, федераль бюджеттан өстәп түләнелә, ә ул югарырак булса, төбәк бюджеты түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев