«Татар-информ»га билгеле булганча, ир-атны Казандагы хәрби комендатурага алып килгәннәр
Казанда Гвардия урамында армиягә бармыйча йөрүчегә конвойдан качарга ярдәм иткәннәр иде. Аны Чаллыда тоткарлаганнары билгеле булды.
«Татар-информ»га билгеле булганча, ир-атны Казандагы хәрби комендатурага алып килгәннәр.
Искәртик, билгесез кешеләр «Kia Rio» автомобиленнән сикереп чыгалар, шуннан соң сак астында күчерелгән тоткынны азат итәләр.
Шуннан соң социаль челтәрләрдә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең конвоена һөҗүм булганлыгы турында мәгълүмат чыкты. «Татар-информ»га аның чынбарлыкка туры килмәве турында хәбәр иттеләр.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев