Һәлак булучыларның мәетләре моргка китерелгән. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Иртән Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең дежур табибыннан Актаныш районының Меңнәр авылында шәхси мунчада ике кеше сөрем газы белән агулануы турында хәбәр килә.
«Татар-информ» хәбәр итүенчә, нәтиҗәдә 56 һәм 53 яшьлек ике ир-ат ис тиеп үлгән.
Һәлак булучыларның мәетләре Актаныш РҮХнең моргына китерелгән. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Чыганак: "Ватаным Татарстан"
Нет комментариев