Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә: кемнәр алачак?

Өстәмә түләүгә хокук бирә торган авыл һөнәрләре исемлегендә 500дән артык белгечлек бар

Кайбер татарстанлылар авыл стажы өчен пенсиягә өстәмә түләүләр ала ала.

2019 елдан республикада авылда яшәүче, рәсми рәвештә эшкә урнашмаган һәм кимендә 30 ел авыл стажы булган гражданнар пенсиясенә өстәмә түләү рәсмиләштерә ала. Аның күләме пенсия түләвенең фиксацияләнгән өлешенең 25 процентын тәшкил итә (2025 елда – 2 226,93 сум).

Әгәр пенсионер шәһәргә күченә, әмма эшсез кала икән, ул өстәмә түләү алуын дәвам итә. Әмма хезмәт стажын шәһәр җирлегендә туплаган, ә аннары авылга күченгән кешеләр мондый өстәмәгә дәгъва итә алмый.

Авыл стажына Россия территориясендә, шулай ук элеккеге СССР территориясендә 1992 елның 1 гыйнварына кадәр агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләгән чор кертелә.

Мондый өстәмә түләү алу хокукын бирә торган авыл һөнәрләре исемлегендә 500дән артык белгечлек исәпләнә. Алар арасында механизаторлар, агротехника ремонтлау белгечләре, агрономнар, ветеринарлар, балык үрчетүчеләр һәм башкалар бар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев