Балалы гаиләләргә пособиеләр «Гаилә» милли проекты кысаларында түләнә
Балалы гаиләләр июль ае өчен тиешле түләүләрне һәм пособиеләрне 3 һәм 5 августта алачак. Бу хакта Россиянең социаль фондында хәбәр иттеләр.
3 августта банк счетларына бердәм пособие, шулай ук эшләмәүче ата-аналарга яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча түләү керәчәк. 5 августта гаиләләр ана капиталы акчасыннан акча алачак. Социаль Фондта акчаларны күчерү бөтен көн дәвамында — иртәдән кичкә кадәр булырга мөмкин, дип искәрттеләр.
Әгәр июль өчен түләү гаиләгә вакытыннан алда күчерелгән булса, икенчесе инде сентябрьдә-августта киләчәк.
Балалы гаиләләргә пособиеләр «Гаилә» милли проекты кысаларында түләнә.
Вести Татарстан
Нет комментариев