Бүген сәгать өчләр тирәсендә Балтач бистәсе үзәгендә, район башкарма комитеты бинасы янында, исерек таксист 14 нче модельле машина белән 3 машинаны бәрдергән.
Ул башта туктап торган бер машинага килеп бәрелгән, анысы яны белән шуып икенче янәшәсендә торан машинага зыян салган. Ә шофер үзе туктап та тормыйча авария урыннан качкан. Ярый бу хәлләрне күреп калучылар булган, алар машинаның номерларын хәтерләп калганнар һәм ГИБДД хезмәткәрләренә хәбәр иткәннәр. ГИБДД хезмәткәрләле гаепленең кем икәнен ачыклап аны авария урынына чакыртканнар. Әлеге шофер тагын да шул халәттә (лаякыл исерек) руль артына утырып авраия урынына килә һәм килеп җиттем дигәндә өченче машина белән урам бүлешә алмыйча аңа зыян сала. Нәтиҗәдә дүрт җимерек машина.
Бу өч көнлек дөньяда сак булыйк, гомерләребезне куркыныч астына куймык, барыбызгада исән-сау йөрергә язсын диясе генә кала.
Фото: http://newsukraine.com.ua/news/236810-mintranssvyazi-sozdast-organ-tehnicheskogo-rassledovaniya-dtp/
Нет комментариев