17 майда көнне булган район башкарма комитеты каршында эшләп килүче чисталык тикшерү комиссиясенең (АДМ) чираттагы утырышында Чепья, Түбән Ушма, Пыжмара, Карадуган авылларында яшәүче гражданнарга төзелгән 6 беркетмә каралды.
Комиссия рәисе район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров: "Чисталык инспекторы гына түгел, хәзер авыл җирлеге җитәкчеләре дә үз территориясендә административ хокук бозу очракларына тап булганда кисәтү ясау белән генә чикләнмичә, җаваплылыкка тартып, беркетмә төзү хокукына ия", дип белдерде.


Нет комментариев