ТР прокуратурасы хәбәр итүенчә, 31 яшьлек Илгиз Җиһангиров Мәскәүдәге фатир өчен бер гаиләне үтергән.
Ул бер иптәше белән Макаров пистолетыннан хатынга 4 тапкыр, иргә бер тапкыр ата һәм ир-атны каты кыйный. Нәтиҗәдә, аларның икесе дә үлә. Соңрак корбаннарның җинаятьчеләр белән таныш булганлыгы ачыклана. Җиһангиров әлеге гаиләне юк итеп, аларның Мәскәүдәге фатирын һәм җир участогын үзенә рәсмиләштерергә җыенган булган. Әмма аны озакламый тоткарлыйлар.
Моннан тыш, ул тагын алты җинаять кылуын әйтә. Аны 18 елга колониягә утырталар, дип яза матбугат хезмәте.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев