Кешеләрне хезмәт хакларыннан мәхрүм итүче намуссыз эш бирүчеләрдән яклау һәм, гомумән, эш бирүчеләрнең җаваплылыгын арттыру максатында июль башында законнарга үзгәрешләр кертелде.
"Эш бирүчеләрнең хезмәт хакын түләүгә кагылышлы законнарны бозган өчен җаваплылыгын арттыру мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында"гы 272нче федераль закон агымдагы елның 3 июлендә имзаланды, ул быел 3 октябрьдән гамәлгә керәчәк.
Әйтик, әлеге закон эш бирүче хемәт хакын вакытында түләмәсә һәр кичектерелгән көн өчен акчалата компенсациянең күләмен арттыра. Моңа кадәр аның проценты Россия Үзәк банкындагы рефинанслау ставкасының 1/300 күләмендә иде, яңа кагыйдә буенча инде 1/150 күләменнән ким булмаска тиеш. Шулай ук яңа закон хезмәт хаклары вакытында түләнмәсә яки законда билгеләнгәннән азрак түләнсә Дәүләт хезмәт инспекциясенә эш бирүчеләрне планнан тыш тикшерү хокукын бирә. Эшчеләргә үзләренең хезмәт хокукларын яклаганда, хезмәт хакы түләнмәү яки тиешле күләмдә түләнмәве хакында шикаятьләрен судка яшәү урыны буенча илтергә рөхсәт ителә. Әлегәчә аны эш бирүче урнашкан адрес буенча гына тапшырырга ярый иде. Шикаятьнең срогы да 1 елга кадәр озынайтылды, элек ул өч ай иде.
Чыганк: intertat.ru
Нет комментариев