Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Яр Чаллыда намуслы салым түләүчеләрне һәм бурычлыларны атадылар

Иң зур бурычлы оешмалар исемлегендә «КАМАЗ», «Хаир», «Ремдизель» һәм башкалар бар

Шәһәрнең салым инспекциясе башлыгы Диана Сәгетдинова хуҗалык җитәкчеләре белән киңәшмәдә салым законнарын системалы рәвештә үтәүче оешмаларның исемлеген тәкъдим итте, шулай ук милек салымнары буенча иң күп бурычлылар эшли торган предприятиеләр исемлеген халыкка җиткерде.

Сәгетдинова сүзләренчә, салым йөкләмәләрен вакытында һәм тулысынча үтәү дәүләт финанс системасы эшчәнлегенең төп принципларыннан берсе булып тора. Түләү срокларын үтәмәү барлык дәрәҗәдәге бюджетлар алдында бурычлар барлыкка килүгә китерә.

Иң зур бурычлы оешмалар исемлегендә «КАМАЗ», «Хаир», «Ремдизель» һәм башкалар бар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев компанияләр җитәкчеләре белән мәсьәләне хәл итәргә кушты, алар үз кул астындагыларны бурычларын түләргә «сорасыннар».

«КАМАЗ»ны, атап әйткәндә, физик затлар буенча бурычларны киметү белән шөгыльләнүче Галиәкбәров Сирень Фатыйх улын билгеләп үтәсем килә. Башта бурыч суммасы 13 миллион сум тәшкил иткән,ә хезмәткәрләр саны-өч меңнән артык. Бүгенге көндә бу сан сизелерлек кимеде, һәм алар кыска вакыт эчендә бурычны максималь эшләп бетерергә вәгъдә итәләр. Шәһәрнең барлык оешмалары җитәкчеләреннән коллективларда әңгәмәләр үткәрүләрен һәм һәр хезмәткәргә салым йөкләмәләрен үтәүнең мөһимлеге турында мәгълүмат җиткерүләрен сорыйм", - дип ассызыклады Сәгетдинова.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев