Ярый әле...
Суд залыннан
17 июнь көнне Арбор-Шеңшеңәр юлында «Лада Гранта» автомобиле юл кырыена төшеп каплана. Юл-транспорт һәлакәте булган җиргә ЮХИДИ инспекторлары килә. Шофер белән аралашкан арада алар аның алкоголь кулланган булуын сизеп, алкотекторга өрергә тәкъдим итәләр. Шофер барлык тикшерүләрдән дә баш тарта. Ләкин үзенең гаепле булуын таный, аракы эчүен яшерми.
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Исерткеч эчемлек кулланган килеш руль артына утыру менә шулай һәлакәт белән дә төгәлләнергә бик мөмкин. Бу очракта машинага гына зыян килгән, ярый әле автомобильдә пассажирлар булмаган, ярый әле бу шоферның юлында җәяүлеләр очрамаган, ярый әле ул башка машинага бәрелеп, бер гаепсез кешеләрнең гомерләрен өзмәгән, сәламәтлекләренә зыян китермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев