Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Июнь аенда кемнәрнең хезмәт хакы күбрәк булачак?

Июньдә татарстанлыларның 18 эш көне һәм 12 ял көне

Кайбер татарстанлылар июнь аенда гадәттәгедән күбрәк хезмәт хакы алачак, дип яза «Татар-информ».

Июньдә татарстанлыларның 18 эш көне һәм 12 ял көне. Бу быел 6 июньгә туры килгән Корбан бәйрәмен, шулай ук 12 июньдә билгеләп үтеләчәк Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле. Бу ике көн эшләми торган бәйрәм көннәре санала. Әмма хезмәткәр ризалыгы белән эш бирүче хезмәткәрне эшкә чакырырга мөмкин. Мондый очракта, РФ ТК 153 маддәсе нигезендә, бу көннәрдә эшләнгән вакыт икеләтә күләмдә түләнергә тиеш.

Димәк, бу көннәрдә эшләгән татарстанлылар июнь аенда югары хезмәт хакы алачак, ул, кагыйдә буларак, июльнең беренче яртысында түләнәчәк.

Әмма татарстанлылар икеләтә түләү алыргамы яки ял алыргамы икәнен сайлый алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев