Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Предприятие директоры законсыз рәвештә үзенә премияләр язган

Җитәкче предприятиегә 300 мең сум зыян китергән дип бәяләнә.

«Тукай муниципаль районының капиталь төзелеш хезмәте» МУП директоры акча үзләштерүдә гаепләнә. Җинаять эшен судка бирделәр.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елдан 2023 елга кадәр җитәкче район башкарма комитеты рөхсәтеннән һәм килештерүдән башка үзенә премияләр язган. Ул 13 тапкыр үз-үзен бәйрәмнәр уңаеннан, хисап чорында эшләү нәтиҗәләре буенча, шулай ук сәбәпсез бүләкләү турында законсыз боерыклар чыгарган. Җитәкче предприятиегә 300 мең сум зыян китергән дип бәяләнә.

Гаепләнүче җинаять кылуга катнашы булуын тулысынча таныган, ә үзләштерелгән акчаларны кире кайтарган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев