Республикада этләрне асрау һәм йөртүгә яңа кагыйдәләр кертелде
Кеше һәм закон

Республикада этләрне асрау һәм йөртүгә яңа кагыйдәләр кертелде

Татарстанда күпфатирлы йортларда йорт хайваннарын тоту һәм этләрне йөртү тәртибе үзгәрде

Татарстан Министрлар Кабинеты йорт хайваннарын асрау һәм йөртүгә кагылышлы яңа таләпләрне раслады. Карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.55 сантиметрдан биек этләрне гомуми файдалану урыннарында һәм йорт яны территорияләрендә йөрткәндә, алар кыска бауда булырга тиеш. Бауның озынлыгы 1,5 метрдан артмаска, ә эткә авызлык кидерелергә тиеш.

Потенциаль куркыныч токымнарга карата да чикләүләр кертелде. Аларны коммуналь фатирларда һәм берничә гаилә яши торган торак урыннарда асрау тыела. Әлеге таләп карар үз көченә кергәнче үк этне үз милкендә тоткан кешеләргә кагылмый.

Моннан тыш, күпфатирлы йортларда хайваннарны гомуми файдалану урыннарында һәм йорт ишегалларында даими тоту тыела. Бу исемлеккә подъездлар, баскычлар, коридорлар, лифтлар, коляска урыннары, чатырлар һәм подваллар керә. Балалар һәм спорт мәйданчыкларын да хайваннарны даими урнаштыру өчен кулланырга ярамый.

Татар-информ 

 


эт

Нет комментариев