Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстанда ел башыннан илкүләм проект буенча 2,3 мең социаль контракт төзелде

Социаль контракт гаиләләргә һәм гражданнарга авыр тормыш хәлләрен җиңәргә һәм тотрыклы керемгә чыгарга ярдәм итә

Татарстанда 2026 ел башыннан 2,3 мең социаль контракт рәсмиләштерелгән. Бу хакта республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Ярдәм чарасы "Гаилә" милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Республика халкы эш эзләү өчен социаль контрактлар төзегән – мондый килешүләрнең 967се рәсмиләштерелгән. Тагын 849 кеше үз эшен ачуга, 103 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә ярдәм алды. Башка юнәлешләр буенча 381 килешү төзелгән.

Социаль контракт гаиләләргә һәм гражданнарга авыр тормыш хәлләрен җиңәргә һәм тотрыклы керемгә чыгарга ярдәм итә. Аны рәсмиләштерү алдыннан белгечләр мөрәҗәгать итүчеләргә консультацияләр бирә, документлар әзерләргә, бизнес-план эшләргә һәм программада катнашу шартларын ачыкларга ярдәм итә.

Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: беренче ярдәм