Татарстанда яңа туган балага СНИЛСны ничек рәсмиләштерергә?
СНИЛС 11 цифрдан тора һәм бер мәртәбә бирелә
РФ Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге яңа туган сабыйларга СНИЛСны проактив режимда рәсмиләштерүне дәвам итә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Бу вакытта ата-аналарга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Балага иминият номеры ЗАГСта тууын теркәгәннән соң ук бирелә, ул гомер буе гамәлдә. СФР төбәк бүлегенә мәгълүмат кергәннән соң ачык лицевой счет турында белешмәләр «Госуслуги» порталында әнинең шәхси кабинетына җибәрелә. Әгәр ата-аналарның порталда расланган исәп-хисап язмасы булмаса, СНИЛСны шәхсән Татарстан Республикасы буенча СФР бүлегенең клиент хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин. Моның өчен паспорт һәм баланың туу турында таныклыгын күрсәтергә кирәк. Иминият номеры мөрәҗәгать иткән көнне бирелә.
СНИЛС 11 цифрдан тора һәм бер мәртәбә бирелә. Ул фамилия алышынганда яки документлар югалганда үзгәрми. Хезмәтләр алу өчен кәгазь таныклык кирәкми – ата-аналарның берсенең шәхси кабинетында карарга мөмкин булган счет номерын белү дә җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев