Хезмәт

Балтач районы

16+
Кеше һәм закон

Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды

Билгеләнгән тәртип буенча, бер тапкыр түләнелә торган тупланма уңай карар кабул ителгәннән соң ике ай эчендә күчерелә

Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.

Пенсия тупламаларын элеккеге пенсия яшенә җиткәч: хатын-кызларга — 55 яшьтән, ир-атларга — 60 яшьтән рәсмиләштерергә мөмкин. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы булган гражданнар тупланма пенсия түләүне сорап иртәрәк тә мөрәҗәгать итә ала, әмма бу очракта бер шарт үтәлергә тиеш: мөрәҗәгать итүченең кирәкле эш стажы (15 ел) һәм пенсия коэффициентлары булу (кимендә 30) мәҗбүри. 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшь тулган ир-атлар өчен бу таләпләр инде гамәлдә түгел.

«Пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү — төрле сәбәпләр аркасында пенсия капиталын зур күләмдә формалаштыра алмаганнар өчен реаль ярдәм ул. Иң мөһиме: тупланган акчаны пенсиягә чыкканда да, стажга бәйсез рәвештә дә алырга мөмкин.

Түләне рәсмиләштерүне сорап язылган гариза белән вакытында мөрәҗәгать иткән очракта акчалар законда билгеләнгән вакыт кысаларында күчереләчәк», — дип өстәде Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Тупланма акчаны алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны «Дәүләт хезмәте» порталы аша да, социаль фондның яки күпфункцияле үзәкнең теләсә кайсы клиент хезмәтендә дә бирергә мөмкин. Акчалар дәүләтнеке булмаган пенсия фондында тупланган булса, әлеге фондка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Билгеләнгән тәртип буенча, бер тапкыр түләнелә торган тупланма уңай карар кабул ителгәннән соң ике ай эчендә күчерелә. Әлеге вакыт идарәче компаниядән инвестицияләнгән акчаларны чыгару белән бәйле барлык процедураларны тәмамлау өчен кирәк. 

Шуны да искәртеп үтү урынлы булыр: пенсия тупламаларына хокук варисы кагыйдәләре кагыла. Кеше үлгән очракта аның тупланган акчалары гариза яки закон буенча чират тәртибендә билгеләнгән хокук варисларына тапшырыла. Кеше исән чакта пенсия тупланмаларын рәсмиләштерергә өлгермәгән булса, тупланган барлык сумма варисларга түләнә, рәсмиләштерелгән очракта түләнеп бетмәгән сумма ашыгыч пенсия түләүләре кысаларында гына гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев