ТР Хезмәт министрлыгы башлыгы яшьләрнең эш сайлау өчен төп критериен атады
Эш сайлаганда яшьләр өчен төп фактор булып коллектив эчендәге климат һәм оешмадагы атмосфера тора
Яшь белгечләр өчен бу момент еш кына эшкә урнашканда хәлиткеч момент булып тора. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Хезмәт министрлыгы башлыгы Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Ул билгеләп үткәнчә, хезмәтне саклауга заманча алымнар куркынычсызлык мәсьәләләрен генә түгел, ә эшчеләр коллективы эчендәге шартларны да үз эченә ала.
Министр сүзләренчә, коллективтагы уңай психоэмоциональ мохит хезмәткәрләрнең нәтиҗәлелегенә турыдан-туры йогынты ясый. Мондый атмосфера оешманың нәтиҗәле эшләвенең мөһим шарты булып тора.
Татарстанда апрель башыннан 1 июньгә кадәр төрле милек формасындагы предприятиеләрдә имин хезмәт шартларына багышланган семинарлар һәм башка чаралар уза. Аларда эш бирүчеләр, профсоюз оешмалары һәм хезмәт коллективлары катнаша. Төп максаты – производствода имгәнүләрне булдырмау һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә игътибарны арттыру.
Бизнес онлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев