Ана капиталы мөмкинлекләре үзгәрергә мөмкин...
Ана капиталы хисабына түләнергә мөмкин булган медицина хезмәтләре исемлеген эшләү тәкъдим ителде
Россиядә ана капиталын балаларны һәм аларның ата-аналарын дәвалауга сарыф итәргә рөхсәт итәргә телиләр.
Әлеге фикерне Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов тәкъдим иткән, – дип яза Шәһри Казан.
Ана капиталын әти-әниләрне һәм балаларны дәвалауга файдалануга рөхсәт бирү гаиләләргә финанс йөкләнешен киметергә һәм медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттырырга мөмкин, дип ассызыклана. Аның сүзләренчә, сәламәт әти – әниләр балалары турында яхшырак кайгырта алачак, бу аларның гомуми халәтенә уңай йогынты ясый.
Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгына ана капиталы хисабына түләнергә мөмкин булган медицина хезмәтләре исемлеген эшләү тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев