Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

19 октябрь — Юл хуҗалыгы хемәткәрләре көне

Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Районыбызның хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре, кадерле ветераннарыбыз! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм.

Сез районыбыз халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту, матурлау, яшәү шартларын уңайлы итү буенча гаять мөһим, әһәмиятле хезмәт башкарасыз. Һәр кылган гамәлегез күз алдында — фидакарь эшчәнлегегез нәтиҗәсендә районыбыз юллары төзекләндерелә, юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе яхшыра. Авыл җирлегендәге кайсы гына тармакны алма — җитештерү өлкәсеме ул, мәгариф, тәрбия, мәдәниятме — һәммәсенә дә юллар илтә, шуңа да аларның кеше факторы өчен уңайлы шартларга тәңгәл килүе аеруча мөһим.

Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, сез алдыгызга куелган зур бурычларны үтәү өчен бар көчегезне куясыз, кешеләрнең иминлеге өчен тырышып эшлисез.

Бәйрәм көнендә юл хуҗалыгы эшчәнлегендә катнашкан барлык хезмәткәрләргә һәм һөнәрләренә тугры калган ветераннарга намуслы тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне, олы хөрмәтемне белдерәм. Һәркайсыгызга нык-лы сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет телим. Сез салган юллар район халкына иминлек кенә китерсен!

Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл хуҗалыгы хемәткәрләре көне