60+ яшьтәге катнашучылар өчен «Хәрәкәттә бәрәкәт» ГТО онлайн-акциясе башланды
Чара «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла
Татарстанда 5-26 июньдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Хәрәкәттә бәрәкәт» ГТО тапшыру республика онлайн-акциясе уза. Анда муниципаль районнарда яшәүче 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр (ир-атлар 65 яшьтән башлап) катнаша ала. Бу хакта Татар-информ яза.
Катнашучыларга бер минутка кадәр озынлыктагы видеоролик яздырып җибәрергә кирәк. Видеоязмада алар үзләренең яшь категориясенә туры килгән ГТО нормативларын үтәргә тиеш. Видеода ГТО символикасы белән элементлар булу шарт.
Акциянең муниципаль этабы 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге этап тәмамланганнан соң һәр районнан иң яхшы роликларны оештыру комитетына җибәрәчәкләр. Видеолар ГТОның ВКонтактедагы рәсми битендә урнаштырылачак. Биредә алар өчен халык тавыш бирәчәк.
Онлайн-акциянең кагыйдәләре нигезендә, республика этабында һәр районнан берәр видеоролик каралачак.
Өч катнашучы җиңүче итеп билгеләнәчәк.
Иң яхшыларны өч ысул белән сайлаячаклар:
- «ВКонтакте» социаль челтәрендә иң күп лайк җыйган видеоролик;
- бер җиңүче очраклы саннар генераторы ярдәмендә сайлана;
- бер җиңүчене офлайн-тавыш бирү судьялар коллегиясе сайлый.
Җиңүчеләрне 26 июньдә 13:00 сәгатьтә игълан итәчәкләр. Иң яхшы эшләрнең авторларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Чара «Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев