Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалында бик мөһим мастер-класс үтте
Көн темасы

Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалында бик мөһим мастер-класс үтте

Студентлар тырышлыгы белән 600 данә чәй тутырылды

Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалында бик мөһим мастер-класс үтте.

Районыбызның инвалидлар оешмасы җитәкчесе һәм "Фикердәш" клубының оештыручысы Чулпан Габделганиева 24нче һәм 23нче төркем студентларын махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен файдалы үлән чәйләре тутыру серенә төшендерде. Студентлар тырышлыгы белән 600 данә чәй тутырылды.

Кайнар ноктада булучы якташларыбызга бу чәйләр туган як җылысын тоярга ярдәм итсен иде. Бу эшкә көче кергән студентларга, үләннәр, чәйләр биреп җибәргән әти-әниләргә, ярдәм күрсәткән көллият хезмәткәрләренә рәхмәтебезне җиткерәбез.


чәй

Нет комментариев