Балтач егетләре Тәлгать белән Фидаил республика бәйгесендә җиңү яулады
Үзара ярышырга Әлмәт, Арча, Актаныш, Балтач, Биектау, Алабуга, Зәй, Казан, Кукмара, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Чирмешән һәм Чистайдан 39 атлет килгән иде
19 июльдә Әлмәт шәһәрендә Татарстан Рәисе Р. Н. Миңнеханов кубогына МХОдә катнашучылар һәм ветераннар арасында йөзү буенча республика ярышларының беренче этабы булды.
Беренче ярышлар йөзү буенча уздырылды. Үзара ярышырга Әлмәт, Арча, Актаныш, Балтач, Биектау, Алабуга, Зәй, Казан, Кукмара, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш, Чирмешән һәм Чистайдан 39 атлет килгән иде. Ярышлар катнашучыларның сәламәтлегенә карап төрле категорияләрдә үткәрелде.
Безнең Балтач районыннан 50 метрга ирекле алым белән йөзүдә Галиев Тәлгать 1 урын, Хәсәнов Фидаил 2 урын яуладылар. Егетләрне зур уңышлары белән котлыйбыз.
ТР Спорт министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасы Рәисе спорт Кубогы кысаларындагы чираттагы турнир 2 августта Саба муниципаль районында өстәл теннисы буенча узачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларның төп максаты — МХОдә катнашучыларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, аларны спорт ярышлары ярдәмендә социальләштерү һәм интеграцияләү. Ярышлар «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев