Балтач егетләре хәрби ветераннар арасында уза торган ТР Рәисе Кубогы финалында җиңүләр яулый
Көн темасы

Балтач егетләре хәрби ветераннар арасында уза торган ТР Рәисе Кубогы финалында җиңүләр яулый

Волейбол буенча җыелма команда составында безнең егетләр 1 урын яулады

Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында ТР Рәисе Кубогы финалы уза. Исегезгә төшерәбез, ярышларның сайлап алу этаплары июль аенда узды.

Финал ярышларында республиканың төрле районнарыннан 200гә якын катнашучы арасында безнең район ветераннары да актив катнаша. Алар армрестлинг, йөзү, нард һәм өстәл теннисында үз көчләрен сыныйлар.

Волейбол буенча җыелма команда составында безнең егетләр 1 урын, теннис буенча Тәлгать Галиев 2 урын яулады. Котлыйбыз!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев