Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның бәйрәм котлавы
Өлкәннәргә лаеклы яшәү шартлары булдыру – безнең иң мөһим, өстенлекле бурычыбыз
1 октябрь – Өлкәннәр көне. Кадерле районыбыз өлкәннәре! Якынлашып килүче Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!
Бүгенге өлкән буын – дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган, алны-ялны белми хезмәт итеп, Бөек Җиңүне якынайткан, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу өчен бөтен көчен куйган, районыбызны үстерү, илебезне көчле, куәтле дәүләт итү өчен намус белән эшләгән, олы хөрмәткә лаек сугыш чоры балалары да ул. Аларга лаеклы яшәү шартлары булдыру – безнең иң мөһим, өстенлекле бурычыбыз.
Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезнең барыгызга да – лаеклы ялда булганнарыгызга һәм бүген дә хезмәтен дәвам иттерүчеләргә ныклы сәламәтлек, хәерле гомер, җан тынычлыгы, якыннарыгызның ихтирамын һәм хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим. Илләр имин, дөньяларыбыз тыныч булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев