Балтач муниципаль районы башлыгының Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы
Көн темасы

Балтач муниципаль районы башлыгының Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы

Балтач районы - илебез территориясендә төрле милләт халыкларының үзара татулыгына һәм ихтирамлыгына нигезләнгән бердәмлек үрнәге булган төбәк

Хөрмәтле райондашлар! Сезне 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне белән ихластан тәбрик итәм. Илнең көче – анда яшәүчеләрнең бердәмлегеннән һәм теләктәшлегеннән тора. Тормыш-яшәешнең төрле вәзгыятьләре алдында уртак көч булып туплана алу, авыр чакта ярдәмчел булу, җәмгыятьтәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәү, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау – шул көчнең нигезе.

Илебездә махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән күпмилләтле илебез халкы үз бердәмлеген, тынычлыкка уртак тырышлык белән ирешү мөһимлеген аңлавын тагын бер кат раслады. Районыбызның Ватанпәрвәр егетләре дә хәрби бәрелешләрдә батырларча катнаша, миһербанлы, олы йөрәкле якташларыбыз фронтка, хәрбиләргә һәм солдат гаиләләренә төрле яклап ярдәм һәм теләктәшлек күрсәтүләре дә зур рәхмәтләргә лаек.

Балтач районы - илебез территориясендә төрле милләт халыкларының үзара татулыгына һәм ихтирамлыгына нигезләнгән бердәмлек үрнәге булган төбәк. Районыбызда яшәүче халык буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен белә, аны дөрес һәм төпле әхлак-тәрбия нигезләре, изге Ватаныбызга булган ихлас ярату хисләре аша киләчәк буынга тапшыруга намус һәм җаваплылык белән карый, хезмәт сөючәнлекләре, һөнәри осталыклары һәм тырыш булулары белән ил үсешенә лаеклы өлеш кертә.

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы


Халыклар бердәмлеге көне

Нет комментариев