Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин Смәел җирлегенең волонтерлары белән очрашты
Махсус хәрби операция башланганнан бирле смәеллеләр 125 мең сум акчалата ярдәм туплаган
Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин Смәел җирлегенең волонтерлары белән очрашты. Биредә иң өлкән волонтер Оркыя Закировага 87 яшь. Авыл китапханәчесе Гөлфинә Әхмәдиева авылдашларын туплап, игелекле эшкә тарта алган.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле смәеллеләр 125 мең сум акчалата ярдәм туплаган. Аш әзерләү өчен ит белән авыл җирлегендә яшәүчеләр, Смәел хуҗалыгы ярдәм итә икән.
Волонтерлар маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре, ашлар әзерли. Игелекле хезмәтләре өчен район башлыгы Рамил Нотфуллин аларга рәхмәт сүзләре җиткерде.
Шунысы мактауга лаек, волонтерлык эшчәнлегенә смәеллеләр мәктәп укучыларын да җәлеп итә алган. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев