Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач районы башлыгы волонтерларының эшчәнлеге белән кызыксынды

Бүген төшкә кадәр ул янә Балтач бистәсендәге фотокопицентрда урнашкан Радик Хәбибуллин командасының әзерлек эшләре белән танышты

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин районыбыз волонтерларының эшчәнлеге белән даими кызыксына.

Бүген төшкә кадәр ул янә Балтач бистәсендәге фотокопицентрда урнашкан Радик Хәбибуллин командасының әзерлек эшләре белән танышты. Район башлыгы әлеге төркемнең актив тормыш позициясе белән эшләвен хуплады, активистларның күплегенә куанды.

– Иминлек челтәрләре үрергә тасмалар җиткереп булмый, группага язуга, шундук алып бетерәләр, тик менә тукыманың бәясе үтә дә кыйммәтләнде, – дип, акча мәсьәләсенә бәйле проблемаларын да җиткерде волонтерлар.

Район башлыгы гуманитарка илтә бара торган транспорт чаралары, юл мәсьәләсе буенча да кызыксынды, госпиталь өчен теккән мендәрләргә, коры ашларга, чәйләргә, окоп шәмнәренә аерым игътибар бирде. Райондашларыбызның хәрби батырлыгы шәрехләнгән баннерны, музейдагы экспонатларны дикькатъ белән карады, фронт өчен башкарган хезмәтләре өчен волонтерларга олы рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев