Балтач районында яңа өйләнешергә җыенган яшьләр грантка дәгъва кыла ала
100 мең сумлык бүләккә лаек булу өчен, өйләнешүчеләрнең яше 35 тән артмавы һәм республикада өч елдан артык яшәүләре шарт
Татарстанда туй уздыру өчен яшьләргә 100 мең сумлык грант гамәлгә кертелгән. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре буенча министрлыкның социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республиканың яңа никахлашучы 80 яшь пары ел ахырына кадәр туйга 100 мең сум грант алырга мөмкин!
100 мең сумлык бүләккә лаек булу өчен, өйләнешүчеләрнең яше 35 тән артмавы һәм республикада өч елдан артык яшәүләре шарт. Яңартылган дәүләт хезмәтләре — 2.0 хезмәтләре порталында гариза тутырып, видеовизитка беркетергә һәм әңгәмә узарга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев