Балтач Сабан туенда ат чабышы биш төрдә узачак
Ат чабышлары – Сабантуй бизәге
Балтач Сабантуенда ярышлар биш төрдә узачак:
1. Ике яшьлек атлар −1200 метр;
2. ТРда туган чиста токымлы атлар − 1600 метр.
3. РФда туган чиста токымлы айгырлар − 1600 м.
4. РФда туган чиста токымлы бияләр — 1600 м.
5. Ярымтокымлы атлар — 1800 метр.
Ярышка теркәлү вакыты 10.00-12.00 сәгатьләрдә, ә ярышларга старт 12.45-13.00 сәгатьтә биреләчәк.
Атлар өчен мәҗбүри таләпләр:
- ярышларда катнашу өчен атның паспорты;
- ветеринар күзәтү үтүе хакында белешмәсе (1нче номерлы форма яки 4нче номерлы белешмә).
Һәр җайдакка кагылышлы таләпләр:
- саклагыч шлем (каска);
- паспорт копиясе һәм медицина тикшеренүе хакында белешмә;
- 14 яше тулмаган җайдакларның әти-әниләреннән алынган рөхсәт язуы булу таләп ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев