Балтач укучылары - «Илһам» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре
Укучылар һәм аларның җитәкчеләре мастер-классларда катнаштылар, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды
24 апрельдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, яшь шагыйрьләр һәм язучыларның «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте.
Укучылар һәм аларның җитәкчеләре мастер-классларда катнаштылар, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
Поэзия, проза, драматургия, журналистика номинацияләрендә Карадуган гимназиясенең 10 нчы сыйныфы укучысы Кадырова Назилә, Бөрбаш мәктәбенең 5 нче сыйныфы укучысы Сәләхиев Салават, Куныр мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучсы Ваккасова Раилә 1 нче, Түнтәр мәктәбенеӊ 9 нчы сыйныфы укучысы Нургалиева Гөлгенә, Карадуган гимназиясенең 8 нче сыйныфы укучысы Салахова Нәсимә 2 нче урыннар алдылар. Шубан мәктәбенең 6 нчы сыйныфы укучысы Шәрипов Тимерхан, Балтач гимназиясенең 6 нчы сыйныфы укучысы Закирова Илзия «Өметле киләчәк» номинациясендә бүләкләнделәр.
Укучыларны һәм аларның җитәкчеләре: Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы, Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызы, Саттарова Әнисә Рәфыйк кызы, Нәкыйпова Лилия Мөнир кызы, Сәләхетдинов Инсаф Исрафил улы, Әхмәтова Рәйсә Шамил кызын ихластан котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев