Балтач зиратында күмәк өмә оештырылачак
Өмә иртәнге сәгать 8 дән көндезге 12 кадәр дәвам итәчәк
Зиратлар – адәм баласының соңгы йорты. Алар яныннан узганда гына булса да, һәркем үзенең бу дөньяда мәңгегә килмәгәнлеген исенә төшерә. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларны, каберлекләрне дә шулай ук җыештырып, төзек тоту – иң саваплы гамәлләрнең берсе.
Мәрхүм туганнарыбыз алар рухына дога кылуга гына түгел, каберләрен төзекләндереп, карап, чистартып торуга да мохтаҗ һәм бу эш – нәсел дәвамчыларының бурычы.
Агымдагы атнаның шимбәсендә, ягъни 4 октябрь көнне, Балтач зиратында күмәк өмә оештырылачак. Туганнары, якыннары бистә зиратында җирләнгән райондашларыбызны һәм теләге булган һәркемне әлеге изге эштә актив катнашырга чакырабыз. Өмә иртәнге сәгать 8 дән көндезге 12 кадәр дәвам итәчәк. Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен белеп яшик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев