Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачның иң үрнәк гаиләләре бүген район башлыгы белән очраша

Тантанага барлык авыл җирлекләреннән иң үрнәк гаиләләр чакырылган иде

Республика көне алдыннан районыбыз авылларында яшәүче иң үрнәк гаиләләрне Балтачтагы иң затлы кафеларның берсенә кунакка чакырдылар. Бүген биредә аларны район башлыгы Рамил Нотфуллин исеменнән тантаналы кабул итү оештырылды.

– Бүген болай җыелуның сәбәбе – үрнәк гаиләләр белән якыннан аралашу, гаилә кыйммәтләрен ныгыту, сезнең тәҗрибәне башкаларга да күрсәтү. Көчле гаилә – ил терәге ул, – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында.

– Бәйрәм табыны артында утыручыларның барысы да диярлек миңа яхшы таныш. Сез районның, шул исәптән республиканың да социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертәсез, арагызда намус белән эшләп чыккан хезмәт ветераннары да, тәрбияле балалар үстерүчеләр дә бар. Бүгенге бәйрәмебезнең төп геройлары - бәхетле парлар, авыр мизгелләрдә бер-берсенә терәк булып, шатлыгын да, кайгысын да бергә уртаклашып, җан җылысын тоеп яшәүче парлар.

Очрашу мәдәният үзәге хезмәткәрләре концерты белән бергә үрелеп барды.

Тантана турында тулырак алдагы сәгатьләрдә. Бездән аерылмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев