Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта 12 фатирлы йорт кулланылышка тапшырылды

Балтачлыларның куанычын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та уртаклашты

Балтачта Дәүләт торак фонды аша тормышка ашырыла торган программа нигезендә төзелгән һәм район халкы көтеп алган күпфатирлы йорт кулланышка тапшырылды.

Балтачлыларның куанычын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та уртаклашты.

Йорт салу, фатир алу бик чыгымлы да, күңелле дә мәшәкать. Бу яңа йорт районыбыз өчен бик кирәкле социаль объект. Бүген 8 гаилә үз кулларына яңа фатир ачкычларын алды.

«Йортны төзүдә катнашкан «КСК Гарант» оешмасына, үзебезнең район төзүчеләренә һәм көче кергән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Районыбызда барган барлык уңай үзгәрешләр республикабыз җитәкчелеге белән аңлашып, уртак тел табып эшләвебез нәтиҗәсе. Районга һәрдаим теләктәшлек күрсәтүегез, ярдәмегез өчен зур рәхмәт, сезгә, Рөстәм Нургалиевич!», диде тантаналы ачылыш вакытында район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев