Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта канализация челтәрләре яңартыла

Ике җирлектә — Салавыч һәм Яңгулда әлеге программа киләсе елга да эшләячәк

Быел Балтач бистәсенең З. Космодемьянская һәм Ленин урамнарында канализация челтәрләре яңартылып, сузу эшләре башкарыла.

Шулай ук бистәнең күпфатирлы йортлар янында канализация-насос станцияләре куела. Әлеге күләмле эшләр киләсе елга да дәвам итәчәк. 

Чепья, Әтнә, Балтач, Куныр авылларында су челтәрләрен яңарту буенча 2024 елда эшләр башланган иде, быел Карадуган, Пүскән, Салавыч, Яңгул авылларында да су челтәрләре яңартылып, скважиналар тишелде, башнялар куелды. 

Ике җирлектә — Салавыч һәм Яңгулда әлеге программа киләсе елга да эшләячәк. Быел шулай ук су челтәрләрен яңарту программасына Борнак авылының да керү ихтималы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев