Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Татарстан Республикасы Рәисе эшлекле сәфәре вакытында «Балтач Арена» боз сараенда булды

Яңа, заманча боз сараенда тәүге хоккей турниры узды

Бүген Балтач районына эшлекле сәфәре барышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов яңа төзелгән "Балтач Арена" боз сараенда Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында узучы хоккей турнирының ачылышында катнашты.

Бу зур спорт корылмасындагы эшләрне, мондый биналарны төзүдә зур тәҗрибәсе булган башкаланың «Стройинжиринг» оешмасы башкарды.

Исегезгә төшерәбез, спорт корылмасы төзелеше быел февраль аенда башланып китте. 3,4 мең квадрат метр мәйданлы бинада 56×26 метр зурлыктагы ясалма бозлы ябык шугалак урнашкан. Килүчеләр өчен уңайлы чишенү бүлмәләре, душ кабиналары, тимераякларны прокатка бирү пункты һәм медицина кабинеты бар. Боз шугалагының норматив үткәрү сәләте – сменага 80 кеше. 

Балтач районында хоккей белән 500дән артык кеше шөгыльләнә, шуларның 116сы — спорт мәктәбендә. Район территориясендә 24 хоккей тартмасы бар. Хәзер ябык арена да барлыкка килде.

Яңа, заманча боз сараенда бүген Ватанны саклаучылар елы уңаеннан 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында хоккей турниры старт алды.

Замана таләпләренә тулысынча жавап бирерлек итеп төзелгән бу бина район халкына игелекле хезмәт итсен, тагын да биегрәк җиңүләр яуларга рухландырсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: боз сарае