Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта «Герой әтисе» күргәзмәсенең рәсми ачылышы булды

Ачылу тантанасы концерт программасы белән үрелеп барды, сәламләү сүзе белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясады

Бүген мәдәният үзгендә әһәмиятле вакыйга — «Герой әтисе» күчмә республика күргәзмәсе рәсми ачылышы булды.

Проект «Бердәм Россия» партиясе, «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы, «Әтиләр союзы» һәм «Хәрби хезмәткәрләрнең офицер хатыннары һәм гаиләләре союзы»тарафыннан оештырылган.

Күргәзмә махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә лаек булган һәм яу кырында башын салган герой егетләребезгә, аларның әтиләренә багышлана. Һәр сурәт - ул фотография генә түгел, ә гаиләнең тарихы, көче, батырлыгы күрсәтелгән.

Мәртәбәле кунаклар арасында — хәрбиләрнең әти-әниләре, туганнары һәм якыннары, хатыннары, шул исәптән хәрби ветераннар да бар иде.

Ачылу тантанасы концерт программасы белән үрелеп барды. Сәламләү сүзе белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин  чыгыш ясады, күргәзмәнең ватанпәрвәрлек һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт тәрбияләүдә әһәмиятен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев