Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта игелекле күршеләр «Безнең ишегалды» дигән фестиваль узды

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга актив катнашулары, энтузиазм һәм актив позицияләре өчен бертөркем райондашларыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр

«Шушма яр буе» паркында игелекле күршеләр «Безнең ишегалды» дигән фестиваль узды. Мәйданда мастер-класслар үткәрелде, күргәзмәләр эшләде.

Фестивальдә «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе секретаре Нотфуллин Рамил Рәшит улы, республика активы вәкиле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Депутаты Ногаев Камил Әсгать улы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, иҗтимагый ярдәм штабы вәкиле-Фәтхетдинов Салават Зәки улы катнаштылар һәм чыгыш ясадылар. Алар «Безнең ишегалды» программасының ничек тормышка ашырылуы, соңгы биш елда республикада тормышта нинди уңай үзгәрешләр булуы хакында сөйләделәр.

«Бердәм РОССИЯ» партиясенең Балтач җирле бүлекчәсе секретаре Рамил Нотфуллин үзенең чыгышы белән фестивальне башлап җибәрде. Ул фестивальгә килүчеләргә рәхмәт әйтте.

— «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру чорында безнең районда 24 ишегалды территориясе төзекләндерелде. Районыбызда бу программа төгәлләнде. Агымдагы елга да планга кергән төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре байтак. Шуларның иң зурысы һәм әһәмиятлесе булып, күптән көткән боз сарае төзелеше, — диде Рамил Рәшитович. 

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга актив катнашулары, энтузиазм һәм актив позицияләре өчен бертөркем райондашларыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнехановның рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. 


1.         Усманова Рузалия Тәлгат кызы – Ленин урамы, 37а йортының актив яшәүчесе;

2.         Закизянов Алмаз Ингел улы- районыбызның актив яшәүчесе, “Агым” җәмгыятенең директоры;

3.         Гайфетдинов Рәис Самат улы – Нариман урамы, 43нче йортның актив яшәүчесе;

4.         Камалиева Алсу Зөфәр кызы-  районыбызның актив яшәүчесе;

5.         Галиахметова Сумая Абдулла кызы- Кариле авылы, Загидуллина урамы, 4нче йортның актив яшәүчесе;

6.         Идрисов Ильдар Вәгыйзь улы – Төзүчеләр урамы, 5нче йортның актив яшәүчесе;

7.         Сабирова Зинаида Борисовна- Кариле авылы, Әшрәфҗанова урамы, 5нче йортның актив яшәүчесе;

8.         Афанасьева Ольга Тимофеевна- Кариле авылы, Әшрәфҗанова урамы, 7нче йортның актив яшәүчесе;

9.         Файзрахманова Гөлназ Ахиян кызы-Ленин урамы, 133а йортының актив яшәүчесе;

10.      Файзрахманова Фәридә Наил кызы- Ленин урамы, 82нче йортның актив яшәүчесе;

11.      Загрутдинова Фирдәвес Гарифҗан кызы- Таң урамы, 2нче йортның актив яшәүчесе;

12.      Йосыпова Гүзәл Габделфәрт кызы- Чепья авылының Эшче урамы, 21нче йортның актив яшәүчесе;

13.    Зиатдинова Зәлия Фәләхетдин кызы – Чепья авылының актив яшәүчесе, Чепья авылы китапханәсенең 1нче филиал мөдире;

14.      Гилязутдинов Расиль Фәсхетдин улы- Ямашева урамы, 6нчы йортның актив яшәүчесе;

15.      Ибениев Фәниль Фәгим улы- Ленин урамы, 156 нчы йортның актив яшәүчесе, “Алга” җәмгыятенең баш икътисадчысы.


Бәйрәм сәхнәсендә безнең районның иң яхшы иҗат коллективлары белән беррәттән Татарстан Республикасының атказанган артистлары — Г. Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистлары да чыгыш ясады.

Безнең мәгълүмат: «Безнең ишегалды» Программасы нәтиҗәләре 1,5 миллионга якын татарстанлыга, шул исәптән 300 меңнән артык балага кагылды. 5 174 йорт төзекләндерелгән. 

2019 елда ишегалларын төзекләндерү һәм яңартуны күздә тотып, «Безнең ишегалды» Программасын булдыру инициативасы белән «Бердәм Россия» сәяси партиясе чыкты. 

Программа 2020 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов (2023 елдан — Татарстан Республикасы Рәисе) кушуы буенча эшли башлады. Ул партиянең әлеге идеясен хуплады һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерү стандартлары турында фикер алышырга тәкъдим итте. 

5 ел дәвамында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге республикада күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча «Безнең ишегалды» Республика Программасын тормышка ашыра. Башка төбәкләрдә аның аналоглары юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев