Балтачта юл төзелешенә зур игътибар бирелә
Районыбызда юл төзелеше эшләренең күпчелек өлеше республика программалары нигезендә, дәүләт ярдәме белән башкарыла
Быел районыбызда үзара салым акчаларын кертеп, 1 млрд. 200 млн. сумнан артык юл төзекләндерү эшләре башкарылган. Юлларны, күперләрне тәртиптә тоту, юл кырыйларының чисталыгын тәэмин итү, ясалма яктырткычлар куюга 200 млн. сум акча тотылачак.
Агымдагы елда Арбор-Шеңшеңәр юлының Смәел-Сизнер авыллары арасы, Балтач-Шәмәрдән юлы ремонтланды, Казан-Малмыж юлының Кече Лызи авылына керә торган әйләнгеч юлда бүгенге көндә күләмле ремонт эшләре бара.
Балтач, Чепья, Сосна, Карадуган авылларында юл өслекләренә вак таш һәм ком катнашмасы түшәлде. Балтач бистәсенең Ленин урамы, З. Космодемьянская, Г. Тукай, Комсомол, Җиңүнең 50 еллыгы, Кол Шәриф, Девятаев, Г. Ахунов, Ә.Фәйзи урамында яшәүчеләр дә быел яңа асфальтлы булды. Шулай ук Карадуган, Салавыч, Чепья мәктәпләре янында тукталышлар, керү юллары ремонтланды.
Балтач-Әтнә юлының Чепья авылында күпер ремонты бара, җәяүлеләр юллары салына. Балтач бистәсенең Нариман урамында да җәяүлеләргә уңайлыклар булдырылды, алга таба тротуарлар төзелеше Ленин урамында дәвам итәчәк. Халык мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Балтач, Сосна, Куныр авыллары урамнарына юл билгеләре һәм 13 ясалма тигезсезлекләр ясалды. Укучы балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, Балтач мәктәбе янында, Совет урамында ясалма тигезсезлек ясау планлаштырыла.
Районыбызда юл төзелеше эшләренең күпчелек өлеше республика программалары нигезендә, дәүләт ярдәме белән башкарыла.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында, Борнак авылында асфальт түшәлде. Грант акчалары хисабына Яңгул җирлегендә күпер, Түнтәр һәм Карадуган авылларында юлларны төзекләндерергә уйлыйбыз, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев