Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтачта социаль объектларны төзекләндерү эшләре дәвам итә

2024-25 елларда «Романтик» лагеры күп кенә үзгәрешләр кичерде. Быел да биредә эш дәвам итә

Быел районда зур күләмле төзелеш һәм төзекләндерү эшләре каралган. Район башлыгы Рамил Нотфуллин шушы көннәрдә урыннарга чыгып, объектлардагы эш барышы белән танышты.

2024-25 елларда «Романтик» лагеры күп кенә үзгәрешләр кичерде. Быел да биредә эш дәвам итә. «Строймастер» оешмасы яңа йокы корпуслары төзи, «Водстрой» оешмасы ашханәгә реконструкция ясый.

Балтач һәм Норма мәктәпләрендә дә күптән көтелгән төзекләндерү эшләре башланып китте. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан башкарыла. Балтач мәктәбендә «Водстрой», Норма мәктәбендә «Тасним» үзебезнең районның төзелеш оешмалары эшли.

Үзәк хастаханәнең гараж, ашханә, подвалында «Водстрой», Сосна авылында мәдәният йортында «Артстрой» оешмалары төзекләндерү эшләренә керештеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев