Балтачта урып җыю кампаниясенең икенче атна вымпел ияләрен бүләкләделәр
Вымпел иң күп ашлык ташыган шоферга да тапшырылды
Бүген урып-җыюның икенче атна нәтиҗәләре буенча иң күп ашлык суктырып алган өч комбайнчыга вымпеллар тапшырылды.
Беренче группадан әлеге бүләккә «Бөрбаш» җәмгыятеннән Илшат Нотфуллин лаек булды. Икенче группада «Яңа тормыш» җәмгыятеннән Марат Нигъматуллин «2025 елның иң яхшы комбайнчысы» булып танылды. Өченче группада вымпелга «Кызыл юл» хуҗалыгыннан Айдар Гайфетдинов ия булды.
Шулай ук вымпел иң күп ашлык ташыган шоферга да тапшырылды. Бу атнада әлеге бүләккә «Кызыл юл»дан Раиф Нургалиев лаек булды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев