Яңа хезмәт коллективы белән уртак тел табып, әйдәп баручы хуҗалыклардан үрнәк алып, өлкән остаз ирешкән биеклекләрне саклап эшчәнлек алып баруыгызны телим
Озак еллар «Бөрбаш» хуҗалыгын җитәкләгән Рафис Фарадис улы Солтанов лаеклы ялга китү сәбәпле, хуҗалыкка яңа җитәкче – Азат Вагыйз улы Латыйпов билгеләнде.
Бу хакта район җитәкчеләре белән узган атналык киңәшмәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин җиткерде.
- Яңа хезмәт коллективы белән уртак тел табып, әйдәп баручы хуҗалыклардан үрнәк алып, өлкән остаз ирешкән биеклекләрне саклап эшчәнлек алып баруыгызны телим, – диде Рамил Нотфуллин Азат Вагыйзовичка.
Нет комментариев