Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Бүген волонтер Елена Вәлиеваның гомер бәйрәме!

Бүген Норма авылында яшәүче волонтерыбыз — Елена Вәлиеваның туган көне!

Кадерле Елена ханым! Сезне туган көнегез белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез! 

Сезнең йөрәгегез сизгерлек һәм мәхәббәт белән тулган. Сез – безнең горурлыгыбыз!

Соңгы елларда безнең районыбызда волонтерлар хәрәкәте үсте һәм ныгыды. Бүгенге вәзгыяттә Сезнең ярдәм аеруча зур. Район тормышында һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә һәрдаим ярдәм оештырганыгыз өчен, барлык кылган игелекләрегез өчен ихлас күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәбез. 

Шәфкатьле, тыңгысыз йөрәгегез беркайчан да талмасын, тормыш энергиягез беркайчан да сүрелмәсен! Зур социаль әһәмияткә ия игелекле эшчәнлегегездә уңышлар, үзегезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез! Кылган изге гамәлләрегез үзегезгә һәм якыннарыгызга меңләтә әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев