Дмитрий Медведев райондашыбызга Рәхмәт хаты тапшырды
Бүләкләнүчеләр арасында райондашбыз булу аеруча куанычлы
Мәскәүдә «Яшь гвардия» активистларының Бөтенроссия слеты тәмамланды. Чара бөтен илдән 2 500 меңнән артык активистны берләштерде.
Татарстанны 55 кеше тәкъдим итте, шул исәптән төбәк бүлекчәсе җитәкчеләре, «Политзавод» җиңүчеләре һәм җирле бүлекчәләр активистлары.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе рәисе Дмитрий Медведев актив яшь гвардиячеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында райондашбыз булу аеруча куанычлы. «Яшь Гвардия»нең Татарстан бүлекчәсенең төбәк штабы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Шиһабетдиновны ихластан котлыйбыз. Без синең белән горурланабыз, Руслан!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев