Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Балтач кызлары «Татар кызы - 2026» бәйгесенең ярымфиналында катнаша

Казанда «Татар кызы - 2026» бәйгесенең ярымфиналы уза

Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда «Татар кызы – 2026» республикакүләм бәйгесенең ярымфиналы башланды. Бәйгедә республиканың алты зонасыннан 20 кыз катнаша.

Конкурсантлар арасында райондашларыбыз да бар. Балтач кызы  Динә Зарипова, Көшкәтбаш кызы Гөлназ Әхмәдиева, Сосна кызы Сиринә Закировага уңышлар телибез.

Бүген конкурсның иҗади этабы үтәчәк. Биредә кызлар үз-үзләрен тәкъдим итәчәк, иҗади номерлар күрсәтәчәк һәм жюри әгъзалары белән кыска әңгәмә узачак. Нәтиҗәләр буенча 20 ярымфиналчы арасыннан 12 кыз финалга сайлап алыначак.

  • «Татар кызы» проектын Бөтендөнья татар конгрессы татар телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен һәм рухи мирасын саклау, үстерү һәм популярлаштыру максатында гамәлгә ашыра. Анда 18-27 яшьлек кияүдә булмаган кызлар катнаша ала. Бәйгенең финалы март азагында узачак.

Фото

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев