Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Көн темасы

Якты өлге итеп алырлык гомер юлы

28 июль – Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллинның 65 яшьлек күркәм юбилее

– Улым, атны туарырсың әле!!!

Әти кайтты, димәк ат та кайтты…

 

Әле җиде яше дә тулмаган Рамил тиз генә өстенә киемен элде дә, ишегалдына чыгып йөгерде.

 

Район үзәгеннән кадәр ничә чакрымнар үтеп, эштән йөдәп кайткан Рәшит абый улы Рамилгә әнә шулай арган-әлсерәгән эш атын туарырга, иртән исә җигәргә куша. Алты бала арасында ир-егетләрдән иң өлкәне булган Рамил шуны гына көтеп тора да инде, әтисе әйтүгә ат янына ашыга. Шулкадәрле яратып тәрбияли ул малкайны, бөтен күңелен, җанын биреп ашата, ялларыннан сыйпый, су эчүенә кадәр сокланып карап тора. Мал яраткан кешенең күңелендә кер булмас, диләр, балачактан салынган рәхимлелек орлыклары Рамил Рәшит улын еллар дәвамында озата килеп, инде менә 65 яшенә җиткәч тә, йөрәк түрендә яши. Гадилеге – аның күркәм бөеклеге. Бу бөеклекне ул, әлбәттә, туган авылы Сәрдегәннең чишмә суларыннан, карлыгачлар оя корган текә яр буйларыннан алды, ихласлыгы Газинур, Фәүзир, Мөнир, Айратлар кебек яшьтәшләре белән җир җимертеп уйнап йөрүеннән калды. Районыбызның яшәешен кайгырткан башлыгыбызның туган авылы бит ул Салавыч Сәрдегәне! Биредә җиде яшькә кадәр генә яшәсә дә, туган авылына мөнәсәбәте кадер-хөрмәт белән сугарылган. Хатирәләре матур шул, әти-әниле, күпбалалы җылы учак искә төшә дә, күңелләре йомшак куя – өй тулы бала-чага, авылның бөтен баласы да Мәүлиха апа белән Рәшит абыйда дисәң дә ялгыш булмас, кайсы уйнарга, кайсы телевизор карарга килә, телевизор дигәнең, ул вакытта, авылда бер аларда гына иде бугай... Изгелеккә өндәүчеләр әйтәләр бит, үзеңә кылган яхшылыгың башкаларга да файда китерсен дип, бу урында Сәрдегән халкы мәрхүм Мәүлиха апаны гаять тә мәрхәмәтле ханым, мәрхүм Рәшит абыйны юмарт кеше иде дип искә ала икән, димәк, алар изге эшләрнең башында торганнар. «Әти кырыс, җитди кеше булып күренсә дә, ул безне – балаларын бик яратып үстерде. Әни кибеттән кирәк әйбер, кием-салым эзләп йөрмәде, апаларга да буй җиткәнче бөтен кирәк-яракны әти алып кайтты, әни мәрхүмәне бөтен кеше дә бик рәхимле иде дип искә ала, шулай булмаса, бөтенебезнең дус-ишләре бездә җыелып ятмас иде. Әни безнең чыр-чуга ничек түзгәндер, белмим, бер сүз дә әйтми иде. Ул гомере буе укырга яратты, тарихи китапларны яратып укый иде, газеталарны да көтеп алды», – ди Рамил Рәшитович үзенең истәлекләрендә. Әнисе Мәүлиха тракторчылар бригадасында озак еллар хисапчы булып, иртәдән-кичкә кадәр бер басудан икенче басуга җәяү йөреп эшен алып барса, әтисе Рәшит әфәнде Госстрах җитәкчесе булып эшли. Рамил гел әтисе янында йөреп бик төпле әти тәрбиясе алып үсә. Кечкенә чактан ук «әти аты»н җигеп-туару үзе генә дә нинди зур  җаваплылык бит!

 

Ул мизгелгә туры килгәннәр күрә торганнардыр, хәзер Салавыч болынын тутырып томырылып бихисап күп атлар чаба, илаһи бу манзарага битараф кала торган түгел, кул үзеннән-үзе кәрәзле телефонга үрелә, соклану катыш дулкынлану аша фотога төшерәсең дә социаль челтәрләргә куясың, – келт итеп, «башкорт атларымы бу?» дигән хәбәр килеп төшә, ә син горур кыяфәттә, юк, «Татарстан» атлары», дип җавап бирәсең. Әйе, нәкъ менә «Татарстан» атлары! Чөнки Рамил Рәшитович «Социалистик Татарстан» газетасын җитәкләгән легендар шәхес Харис Галимуллиннан данлыклы хуҗалыкны кабул итеп алган, үзгәртеп кору елларыннан соң ул хуҗалык «Татарстан» дип үзгәртелеп, «Татарстан» җәмгыятен үткәндәге данына тап төшерми җитәкләгән, яңа үрләргә илткән шул чорларның атаклы рәисе булса, әле тагын үз чорының көчле-гайрәтле сәүдәгәре Нотфулла абзый белән үтә дә тыйнак сәвит кешесе Галимулла абзыйлар нәселенең лаеклы дәвамчысы да ул. Нотфулла абзый кап суккан, мунчала алып кайтып саткан, колхозлар чорында да  ташкүмер, дегет, солидол, тәгәрмәчләр алып кайтып, колхозга биргән, ашлык-лата алып, аны саткан. Белеме булмаса да, исәп-хисапны яхшы белгән, башы эшләгән. Ә Галимулла абыйның өч улы булган, өч улы да үзләреннән якты эз калдырган танылган шәхесләр, Йосыф һәм Харис абыйлар җитәкчелектә танылса, Котдус абый гаять тә талантлы укытучы була. Шушы ике күренекле нәселне берләштергән тамырлар, әлбәттә инде, Рамил Рәшитовичны компетентлы, алдынгы карашлы, принципаль, максатчан шәхес итеп формалаштыруда зур роль уйный. Нотфулла абый да бөтен сәүдәсен аты белән алып барган, аты ашаткан, аты кеше иткән. Рамил Рәшитович та атларга мәхәббәтен сүндерми, хуҗалык рәисе булгач, атлар яныннан бигрәкләр дә тыныч кына үтеп китә алмый. Әле дә шулай, Сабантуй болынында, җәйләүдәге атлар янына барып, бер сыйпап, шикәр-алма белән сыйласа, күңелендәге бөтен борчулары юып алгандай була. Бер борчусыз кеше булмас дигәндәй, район башлыгының да тынгысыз уйлары җитәрлек, ил-көн өчен дә, районның икътисадый-социаль тотрыклылыгы, һәр кешесе – олысы-көчесе өчен дә, кыскасы, һава торышына кадәр борчыласы аңа. Асылдай ирләрнең вакыт сайлавына дучар булуы күңел кылларын кузгата, – барысыда эчтә, йөрәктә – шуңа да аның махсус хәрби операциягә ярдәме чиксез, финансын  да, йөрәк җылысын да кызганмый, солдатлар белән очрашып, хәлләрен белешеп тора, салкын кышларның бер көнендә чәй ясаучыларга бик күп үләннәр, киптерелгән җиләк - җимешләр тапшырып та Фәния ханым белән күңелләрдә чиксез соклану һәм горурлану хисләре уятканнар иде. Үзе йөкләгән эшне башкарып чыга алырдай командасы аңа терәк, янәшәдәгеләргә ышанырга кирәк, дигән тормыш шигаре Рамил Рәшитовичны белеме, тырышлыгы белән салынган тормыш сукмагыннан әйдәп бара. Хуҗалык рәисе булып эшләгән елларыннан ук инде ул янәшәдәге белгечләренең кадерен белде, һәрберсенә хөрмәт белән карады, һәрбер эшлек-ле мәсьәләне уртага салып сөйләште, таң беленә башлауга басу-кырлар аны көтте, кояш чыгышына инде ул бүлмәсендә иртәнге киңәшмәне үткәрде. Галим –  агроном кеше ул, 1978 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлагач, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә, аны 1983 елда тәмамлый. Хезмәт юлын туган колхозында орлыкчылык буенча агроном булып башлый. Шул елны аны армиягә алалар, Хабаровский якларында хезмәт итә. Армиядән кайткач инде ул терлекчелек буенча рәис урынбасары була. 1996 елның март аена кадәр әлеге вазыйфаны уңышлы башкарып, чирек гасыр дәвамында колхозны җитәкләгән Харис Галимуллинга алмаш булып килә. Авыл хуҗалыгының мөһим тармак-ларында махсуслашкан белгеч булганлыктан, уңыш чылбыры өзелми, – авыр чорларда да «Татарстан»ның басу-кырлары һәрчак мул уңыш вәгъдә итте, терлекчелек комплексы маллар белән тулып торды, кайсы гына тармакны алма, эшләр гөрләп барды, вакытында түләнгән югары хезмәт хакы, яхшы мөнәсәбәт булгач, хуҗалык гел үзенә тартты, тормышлар матурланды, машинасы да алынды, йорты да салынды, кем нинди гозер белән керде, берәү дә  хуҗалык җитәкчесенең кабинетыннан баш иеп чыкмады, йөзләр һәрчак нурлы булды. Рамил Рәшитович авыл мәдәниятен үстерүгә, талантлар барлауга  зур әһәмият бирде, авыл өчен, җир кешесе өчен тырышып эшләгән шәхесләребездән калган мәдәни объектлар буш тормасын дип,  үз фикерен җиткерә, юнәлешләр бирә килде, күңеле үскән халык сәхнәләргә менеп җырлады да, биеде дә, ШТМын да уйнады. Районкүләм бәйгеләрне көтеп ятмады Рамил Рәшитович, акчасын да кызганмады, сәхнә киемнәрен яңартты, җирлектәге дүрт авыл үзешчәннәренең гөрләтеп концерт куйган, театр уйнаган чаклары хәтерләрдән мәңге җуелмас. Рамил Рәшитович үзенең барлык тардицион эш алымнарын улы Айнурга тапшырды, ул да әтисе салган сукмаклардан максатчан рәвештә алга атлый, җәмгыятьне гел үсештә, яңарышта тота.

 

Чираттагы бер әңгәмәсендә Рамил Рәшитович «туган җирдә җитәкче булып эшләүнең плүсләре?» дигәнгә каршы, «иң зур плүсе бөтен кешене нәселенә кадәр әйбәт беләсең, бу эш оештырганда бик зур ярдәм»,  дип җавап биргән иде. Рамил Рәшитович район үзәгеннән кайтканда яисә үзе җитәкчелек иткән җирлектәге бер авылдан икенче авылга барганда бер генә җәяүлене дә машинасына утыртмыйча калмады, һәркем аны үз итте, якын итеп сөйләште. Һәрчак кызыклы, төпле әңгәмәдәш ул. Район халкына хөрмәте зур, туган ягының сабый баласы белән дә бик озак гапләшеп тора ала. Ихласлыкка, гадилеккә аның һәрчак вакыты бар. Яшьлеген Салавыч авылында үткәрде, шунда гаилә корды, – ачык йөзле, ягымлы, мәхәббәтле Фәния ханым Рамил Рәшитовичның бакча башы күршесе генә, – биредә уллары Айнур туды, мәктәп еллары күңелле узды, дуслар, туганнар, «Татарстан»ның уңган хезмәтчәннәре белән гомер дигәнең бәрәктле дәвам итте.

 

2012 елның ноябрь аенда Балтач район Советы депутатлары ныклы хуҗалык җитәкчесе, үрләр яуларга сәләтле, бай тәҗрибә туп-лаган Рамил Нотфуллинга ышаныч белдерәләр, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән кандидат буларак, аны бертавыштан Балтач муниципаль районы башлыгы, район советы рәисе итеп сайлыйлар.

 

Районыбыз алга атлый, халыкның тормыш дәрәҗәсе үсә, икътисадыбыз ныгый, район халкының яшәешен тәэмин иткән авыл хуҗалыгы республикада иң алгы сафларда бара. Район эзлек-ле үсеш юлыннан чигенмәде, ел саен җитештерү күләме 10-15 процентка үсә. Авыл хуҗалыгы тармагы буенча, Балтач республикада әйдәп баручыларның берсе, Рамил Рәшитович эшләгән чорда салынган куәтле сөтчелек комплексларын гына алыйк, башлыгыбызның алдынгы карашлы, инновацион технологияләрне куллана белүе һәм халкыбызның  нәтиҗәле хезмәте бәрабәренә 2024 елда район тарихында беренче тапкыр тәүлегенә 400 тонна сөт савып алуга ирешелде. Дәүләт программаларының киңкырлы үтәлеше Рамил Рәшитович җитәкчелек иткән чорларга туры килде. Өч балалар бакчасы, дистәгә якын бакча-башлангыч мәктәп, фельдшерлык пунктларын берләштергән күпфункцияле үзәкләр төзелде, белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре, мәдәният йортлары капиталь ремонт кичерде. Күпфатирлы йортлар хәзер балкып тора, ишегаллары чиста, пөхтә, чәчәкләргә күмелгән. Район үзәгендә халкыбыз өчен ял парклары төзелде.

 

Бассейн, боз сарае, спорт комплексы, футбол һәм җиңел атлетика стадионнары, үзара салым белән башкарылган файдалы хезмәтләр... Боларның һәммәсен күздән кичерәсең дә, Рамил Рәшитовичның «Баскан җирдә эзең калсын», дигән остазларының киңәшләре чынга ашуына сокланасың. Камиллеккә чикләр юк икәнен яхшы аңлый районыбыз башлыгы, шуңа да алга планнар, район халкының матур яшәешенә нигезләнгән бурыч-максатлар күп әле.

 

Хөрмәтле Рамил Рәшитовичны олуг юбилее белән тәбрик итеп, ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, эшләрендә яңадан-яңа уңышлар, гаилә тигезлеге, улының гаиләсенең игелекләрен күреп, тормышның бар ямен татып яшәвен теләп калабыз. «Хезмәт»ебез елъязмаларында Рамил Нотфуллин башкарган игелекле хезмәтләр  якты өлге булып сакланыр. Гомер бәйрәмегез котлы булсын, илләргә тынычлык килсен, районыбыз һәрчак шулай чәчәк атсын!Район башлыгы Рамил Нотфуллинның тынгысыз хезмәте республика, ил җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде. Ул «Фидакарь хезмәте өчен», «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләре белән бүләкләнде, Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты булды, аңа берничә тапкыр Татарстан Республикасы Президентының  һәм Рәисенең Рәхмәт хатлары, «Россия Федерациясендә җирле үзидарәне үстерүдә күрсәткән хезмәтләре өчен» мактау билгесе, 2014 елда Сочи шәһәрендә XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI кышкы Паралимпия уеннарының истәлекле медале, «Татарстан Республикасында физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен», «Татарстан Республикасында Профсоюз алдындагы хезмәтләре өчен» мактау билгеләре һәм күп кенә тармак министрлыкларының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Рамил Нотфуллин 2024 елда «Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамил Нотфуллин