Илья Вольфсон «Бердәм Россия» праймеризында катнашу өчен документлар тапшырды
Вольфсон праймеризны партия эчендә кандидатларны сайлауның төп механизмы дип санавын билгеләп үтте һәм процедураның ачык булуын ассызыклады
Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон «Бердәм Россия»партиясенең алдан тавыш бирүендә катнашу өчен документлар тапшырды. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Вольфсон праймеризны партия эчендә кандидатларны сайлауның төп механизмы дип санавын билгеләп үтте һәм процедураның ачык булуын ассызыклады.
"Бердәм Россия" – безнең илдә кампания башланганчы ук кешеләр белән ачыктан-ачык киңәшләшкән һәм үз кандидатларын бары тик алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча гына тәкъдим иткән бердәнбер сәяси көч. Бу гадел һәм үтә күренмәле механизм, анда хәлиткеч сүз һәрвакыт сезнең кулда кала", - дип белдерде ул.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев