Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Искәндәр Нотфуллин Рәхмәт хатына лаек булды

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә ел саен ветераннарга һәм Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертергә әзер булган яшьләр саны арта

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитетының хәрби хәрәкәтләр ветераннарының социаль-хезмәт хокуклары һәм Ватанны саклаучыларның истәлеген саклауга багышланган түгәрәк өстәле утырышы барышында төрле төбәк вәкилләрен, шул исәптән Татарстан активистларын да, рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Бүләккә лаек булучылар арасында Балтач районы вәкиле – «Ватан өчен, Тынычлык өчен» волонтерлар төркеме координаторы, район Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Искәндәр Алмаз улы Нотфуллин да бар иде. Аның актив позициясе һәм волонтерлык хәрәкәте үсешенә керткән өлеше федераль дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә ел саен ветераннарга һәм Ватаныбызны саклаучыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертергә әзер булган яшьләр саны арта.

#нацпроектмолодежьидети
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев